news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Преображенский полкында хезмәт итүче Татарстан солдатлары белән аралашты

Иртәгә Преображенский комендант полкы солдатлары Мәскәүдә Җиңү Парадында катнашачак.

Миңнеханов Преображенский полкында хезмәт итүче Татарстан солдатлары белән аралашты
tatarstan.ru

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең төрле төбәкләрендә Татарстан шефлыгындагы частьләрдә хезмәт итүче солдатлар белән аралашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан Президенты белән видеоэлемтәгә Преображенский комендант полкында хезмәт итүче Татарстан солдатлары да чыкты. Алар иртәгә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашачак.

«Республика вәкилләренең шундый җаваплы эш башкаруы безнең өчен горурлык!» — дип мөрәҗәгать итте Президент һәм солдатларга уңышлы гына хезмәт итүләрен теләде.

Рөстәм Миңнеханов Удмуртиядә хезмәт итүчеләрнең табын янында җыелуын да билгеләп үтте. Татарстанның Бөгелмә районы башлыгы Ленар Закиров бүген хәрби частьтә традицион Татар ашлары көннәре узуын аңлатты. Частьне шефлыкка алган район хезмәт итүче егетләргә «татар ризыкларының бөтен матурлыгын һәм тәмен күрсәтү өчен» милли төшке аш әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot