news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов предприятиеләрне әйләнә-тирә мохитне саклауга активрак җәлеп итәргә өндәде

Президент илкүләм проектлар кысаларында экологияне саклау буенча киңкүләмле дәүләт программаларының эшләнүенә игътибарны юнәлтте.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан предприятиеләрен әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә активрак җәлеп итәргә кирәк.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсе киңәшмәсендә шул хакта әйтте.

2021 елда идарәнең эш нәтиҗәләренә һәм 2022 елга бурычларга багышланган чара Түбән Камада узды. Киңәшмәдә федераль Росприроднадзор башлыгы Светлана Радионова катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектлар кысаларында экологияне саклау буенча киңкүләмле дәүләт программаларының эшләнүенә игътибарны юнәлтте. «Экологиягә беркайчан да бу кадәр акча бирелмәде. Бүген безгә барлыкка килгән мөмкинлекләр буенча бик нәтиҗәле эшләргә кирәк», — диде ул.

«Бу эшкә безнең әйләнә-тирә мохиткә зур йөкләнеш булган предприятиеләрне җәлеп итәргә кирәк, алар да җаваплылык тотарга тиеш. Республика бюджетыннан суның сыйфаты һәм чистарту корылмалары буенча акча күләмен шактый арттырдык», — диде Татарстан Президенты. 

Шулай ук ведомствоның йомгаклау киңәшмәсе Россия нефть химиясе һәм нефть эшкәртү үзәгендә — Түбән Камада оештырылуын искәртте Миңнеханов. Биредә «ТАНЕКО» һәм «Түбән Кама Нефтехим»да эре инвестпроектлар гамәлгә ашырыла, яңа җайланмалар эшли башлый. Шуның белән бергә җитештерүне үстерү һәм яшәү өчен уңайлы мохитне саклап калу арасында баланс булдыру мөһим, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100