news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Платов» халыкара аэропорты мультимедиа экспозициясе белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты электрон сканер ярдәмендә 1812 елгы Ватан сугышы чорындагы казак формасында фотога төште.

Миңнеханов «Платов» халыкара аэропорты мультимедиа экспозициясе белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов-Донда 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына төзелгән «Платов» халыкара аэропортын карады. Республика җитәкчесенең игътибарын Дон казаклары тарихына багышланган мультимедиа экспозициясе җәлеп итте.

Татарстан Президенты Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев озатуында аэропортны карады. Рөстәм Миңнеханов электрон видеоэзләгеч ярдәмендә атаман Матвей Платов очкыч корпусының Наполеон гаскәрләре белән булган сугыш сәхнәсе сурәтләнгән полотноның 3D версиясен карады.

«Тәэсирләндерә», – диде Татарстан Президенты экспозицияне караганнан соң. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов ирекле казак тормышына багышланган кыска фильм карады. Аэропорттагы тасма боҗра рәвешендәге ябык панорам экранда күрсәтелә. Мониторда җайдаклар атларны иярлиләр һәм, гасырлар буе ирекле тормыш белән ныгытылган туганлык рухын күрсәтеп, иксез-чиксез далада җилдерәләр. Экранның периметры 28 метрдан артык.

Мультимедиа экспозициясен карау барышында Татарстан Республикасы Президентына стенд күрсәттеләр. Килгән һәр кеше анда электрон сканер ярдәмендә 1812 елгы Ватан сугышы вакытындагы казак рәвешендәге фотосурәтен ясый һәм аны электрон рәвештә саклап кала ала. Рөстәм Миңнеханов шулай ук заманча җайланманы сынап карады һәм казак киемнәрендә истәлеккә фотога төште.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100