news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Петербургта татар җәмәгатьчелегенә ярдәм иткән өчен Бегловка рәхмәт әйтте

Быел Петербургта Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеген оештыру турында указ чыкканга 25 ел тулды.

Миңнеханов Петербургта татар җәмәгатьчелегенә ярдәм иткән өчен Бегловка рәхмәт әйтте
https://tatarstan.ru

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Төньяк башкаласына эш сәфәре кысаларында Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Миңнеханов Бегловка татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Уртак көч нигезендә без Санкт-Петербургның зур татар җәмгыяте өчен беренче мәдәни үзәк төзедек. Бүген ул 31 мең кешене тәшкил итә», — диде республика җитәкчесе.

Төньяк башкала губернаторы, үз чиратында, игътибарны төбәкара хезмәттәшлекнең мөһимлегенә юнәлтте. Быел Татарстанның Петербургтагы Тулы вәкаләтле вәкиллеген булдыру турындагы указы чыкканга 25 ел тулды.

Моннан тыш, очрашу барышында яклар КамАЗ белән хезмәттәшлек турында фикер алышты. Автогигант Санкт-Петербургка автобуслар эшләп җибәрә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100