news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Петербург форумының беренче көнендә берничә килешү имзалады

Форум 6-8 июньдә «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.

Миңнеханов Петербург форумының беренче көнендә берничә килешү имзалады
tatarstan.ru

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 2019 елгы Петербург халыкара икътисади форумы эшенең беренче көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә килешү имзалады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Татарстан Республикасы белән OZON компанияләре төркеме («Интернет Карар»ҖЧҖ) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Шулай ук «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) «Һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге, «СИБУР Холдинг» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Петербург халыкара икътисади форумы - 2019 кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Роквул» компанияләр төркеме президенты Йенс Биргерссон, «Сен-Гобен Рус» ҖЧҖ җитәкчелеге вәкилләре, «Магнит» компаниясе президенты Ян Дюннинг, Google җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның CNCEC Кытай корпорациясе башлыгы Дай Хэгень белән очрашуы булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot