news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Pernod Ricard җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште

«Татспиртпром» республика территориясендә һәм кайбер Россия төбәкләрендә Pernod Ricard продукциясенең эксклюзив дистрибьюторы булып тора.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Pernod Ricard компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Ул премиаль алкоголь продукциясен җитештерүче һәм тәэмин итүче иң зур компанияләрнең берсе.

«Татспиртпром» республика территориясендә һәм кайбер Россия төбәкләрендә Pernod Ricard продукциясенең эксклюзив дистрибьюторы булып тора. Очрашуда алар «Татспиртпром» һәм Pernod Ricard арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алышты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иң мөһиме, безнең мөнәсәбәтләрнең билгеле бер тарихы бар. Безнең коллегалар сезнең белән эшлиләр инде. Гамәлгә ашырылган проектлар, алга таба үсеш өчен планнар бар. Сезнең визит хезмәттәшлекне ныгытуда киләсе адым булып тора», — диде Татарстан Президенты.

Очрашуда Көнчыгыш Европада һәм Россиядә Pernod Ricard генераль директоры Лоран Пийе, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Җәүдәт Әхмәтханов, «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Руслан Максудов, «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100