Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Пермьдәге яр буен төзекләндерү барышын карады
Яр буен төзекләндерү «Пермь — 300 ел Камада» проекты буенча алып барыла, ул шәһәрнең 2023 елда узачак юбилеена багышланган.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин Пермьдәге Кама ярын реконструкцияләү барышы белән танышты. Объектта эшләр 2016 елдан бирле алып барыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Яр буен төзекләндерү «Пермь — 300 ел Камада» проекты буенча алып барыла, ул шәһәрнең 2023 елда узачак юбилеена багышланган. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнехановка төзекләндерү этаплары, архитектура-планлаштыру карарлары турында сөйләделәр. Хәзер объектта эшләр тәмамлану этабында. Биредә спорт мәйданчыклары, балалар өчен уен зоналары, җәяүлеләр маршрутлары ясалды, территорияне яшелләндерү эшләре башкарылды.
Җәмәгать киңлеге ел әйләнәсе кулланылачак, дип планлаштырыла. Кыш көне яр буенда шугалак һәм кышын коену өчен павильон оештыралар. Эшләрне быел төгәлләү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз