news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Пермь университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклаша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram челтәрендәге үз сәхифәсендә Пермь дәүләт университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдереп язды.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь дәүләт университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.

«Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында вәхшиләрчә һөҗүм оештырылу турындагы яңалык татарстанлылар йөрәгендә сыкрау уятты. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын ихлас күңелемнән уртаклашам. Кайгырабыз. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим», – дип язды ул үзенең Instagram сәхифәсендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot