Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Пермь краенда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Бу районда Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров туган.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краеның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.
Хәзерге вакытта төбәктә 115 меңнән артык татар яши. Шулай итеп, Пермь краеның 11 районының 120 авылында халыкның төп өлешен татарлар һәм башкортлар тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча очрашу узган Барда районы алда бара. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Барда — Пермь краендагы иң зур авыл. Бу районда Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров туган, ә муниципалитет администрациясе бинасы янында Габдулла Тукай сыны урнаштырылган.
Татарстан Президенты һәм Пермь крае губернаторы бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз