news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Пенза өлкәсе башлыгына төбәкләр арасында товар әйләнешен үстерергә тәкъдим итте

Соңгы елларда Татарстан белән Пенза өлкәсе арасында үзара сәүдә әйләнеше 4,2 млрд сум тәшкил итте.

Миңнеханов Пенза өлкәсе башлыгына төбәкләр арасында товар әйләнешен үстерергә тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Сочи, 14 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев белән Сочидагы Россия инвестицион форумы киңлекләрендә сөйләшүләр уздырды һәм төбәкләр арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалауда катнашты.

«Соңгы елларда безнең төбәкара товар әйләнеше 4,2 млрд сум тәшкил итә. Пенза өлкәсен без йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар, шиннар, азык-төлек продуктлары, юу чаралары, медицина җиһазлары, дарулар белән тәэмин итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Очрашуда хәбәр ителгәнчә, Татарстан Пенза өлкәсендә ит һәм ярымфабрикатлар, кондитер әйберләре, алкогольсез эчемлекләр, цемент, тукымалар, кухня плитәләре, станоклар һәм башка бик күп әйберләр сатып ала.

«Үзара мәнфәгатьләрне исәпкә алып, сәүдә күләмнәрен арттырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Иван Белозерцевка дарулар һәм медицина эшләнмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясе, төзелеш материаллары, халык куллану товарлары белән үзара тәэмин итүне киңәйтергә тәкъдим итте.

Пенза өлкәсендә 86 меңнән артык татар яши, дип искәртте Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ике төбәккә дә мәдәният, яшьләр сәясәте һәм мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне киңәйтергә кирәк.

«2017 елда мин Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында сигезенче Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаштым. Төбәк һәм җирле хакимият органнары тарафыннан татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә», - диде Татарстан Президенты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot