news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Патрушевтан Татарстан проектларын ташламалы кредит программасына кертүне сорады

Республикада ашлыкны тирәнтен эшкәртү һәм биопластика җитештерә торган заводлар төзү планлаштырыла.

Миңнеханов Патрушевтан Татарстан проектларын ташламалы кредит программасына кертүне сорады
tatarstan.ru

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевтан ашлыкны транспортлау өчен дәүләт ярдәме күрсәтүне, республиканың ике проектын ташламалы кредит бирү программасына кертүне сорады. Бу турыда ул Казан ратушасында агросәнәгать продукциясен җитештерү һәм чит илгә чыгаруга багышланган киңәшмәдә әйтте.

«Транспорт юлы озын булуын исәпкә алып, ашлык бәясенең 15 процентка якыны портларга кадәр ашлык итүгә туры килә. Шуңа күрә безнең республика кебек ерактагы төбәкләргә транспортлау буенча проектка дәүләт ярдәме кирәк. Ашлыкны тирәнтен эшкәртү проектына да дәүләт ярдәме кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты 2022 елда Татарстанда 500 мең тонна егәрлекле ашлыкны тирәнтен эшкәртү заводы, шулай ук шикәр чөгендере эшкәрткәннән калган калдыклардан 10 мең тонна егәрлекле биопластика җитештерә торган завод ачарга планлаштыра. Бу 8,3 млрд сумлык «ТАИФ» проекты», диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бу проектларның киңкүләмле булуын әйтеп, Дмитрий Патрушевтан аларны ташламалы кредит программасына кертү мәсьәләсен карауны үтенде.

«Хезмәттәшләремнән ашлыкны транспортлау буенча дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлеген карауны сорыйм. Идел буе федераль округы акчасына транспортлауны субсидияләүне булдырдык. Идел буе федераль округы төбәкләренә игътибар итеп, тәкъдимнәр сорыйбыз. Ашлыкны тирәнтен эшкәртү проекты буенча ярдәм булырга тиеш. Проектларны ташламалы кредитлауга кертүне дә карарбыз», — диде Патрушев.

news_right_1
news_right_2
news_bot