news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов патриарх Кириллга «Дуслык» орденын тапшырды

«Дуслык» ордены ил гражданнарына һәм чит ил гражданнарына республика һәм башка дәүләтләр, Россия субъектлары арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары өчен тапшырыла.

Миңнеханов патриарх Кириллга «Дуслык» орденын тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллга «Дуслык» ордены тапшырды.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, патриарх Кирилл Казанга Изге Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерү өчен килде. Аны аэропортта Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

  • «Дуслык» ордены — Татарстан дәүләт бүләге. Ул икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә аеруча нәтиҗәле эшчәнлеге, хәйрия эшчәнлеге өчен ил гражданнарына һәм чит ил гражданнарына республика һәм башка дәүләтләр, Россия Федерациясе субъектлары арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары өчен тапшырыла.

Элегрәк Татарстанның элеккеге беренче вице-премьеры Равил Моратов, Россия Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Болгар ислам академиясенең гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков һәм башкалар «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot