news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Паршикова белән спорт инфраструктурасын үстерү хакында фикер алышты

Россия спорт министры урынбасары Казанга VII «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионаты кысаларында үткәрелә торган чараларда катнашу өчен килде.

Миңнеханов Паршикова белән спорт инфраструктурасын үстерү хакында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты. Очрашуда сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм спорт объектлары төзүгә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, спорт инфраструктурасын алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикерләштеләр. Шулай ук VII «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионатының финал ярышларын үткәрүгә бәйле мәсьәләләр дә кузгатылды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot