news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ozonга җир бирүне һәм өлешчеләр проблемасын хәл итүне хуплады

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Инвестицион советы утырышын уздырды.

Миңнеханов Ozonга җир бирүне һәм өлешчеләр проблемасын хәл итүне хуплады
tatarstan.ru

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инвестиция проектларын тормышка ашыру һәм Казанның алданган өлешчеләре проблемасын хәл итү өчен җир кишәрлекләрен торгларсыз арендага бирүне хуплады. Карар Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышында кабул ителде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җир кишәрлекләренең берсен «Комосстрой Холдинг» компаниясе алды, ул «МЧС»торак комплексының проблемалы торак йортын төзеп бетерә. Алынган территориядә компания җир асты парковкасы булган яңа күп фатирлы йорт төзергә планлаштыра.

Тагын бер җир кишәрлеге «Яшел Үзән» сәнәгать паркына Ozon онлайн-ритейлер логистик үзәген төзү өчен бирелде. Байлар Сабасы бистәсендә «Саба» индустриаль паркын төзү, ә Казанда - «Нуриевлар клиникасы» югары технологияле медицина үзәген булдыру өчен мәйдан бүлеп бирелде.

«Шулай ук «Ак Таш» компаниясенә алданган өлешчеләр өчен торак йорт төзүгә җир кишәрлеге бүлеп бирү хупланды», – диделәр Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100