news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Николай Бех һәм Юрий Гольдбергның тол хатыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты җитәкчеләрнең КАМАЗ үсешенә керткән өлеше хакында искәртте.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ирләре – КАМАЗның элеккеге генераль директоры Николай Бех һәм СССР Монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министрлыгының идарә башлыгы Юрий Гольдбергның вафат булуына бәйле рәвештә Анна Бех һәм Людмила Боброва-Голикованың кайгысын уртаклашты.

«Энергиясе ташып торган, талантлы кеше, тәҗрибәле җитәкче арабыздан китте. Аның профессиональ багажына Россиянең сәнәгый потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлек сыйган», - дип искәртте Президент Бехның хатынына мөрәҗәгать итеп.

Ул Бехның автогигант белән 90нчы елларда җитәкчелек итүен, аның КАМАЗны үстерүгә юнәлдерелгән эше республикада югары бәяләнүен билгеләп үтте.

«Юрий Максимович матур, бай тормыш юлы узды, үз Ватанын яклауга да, илнең сәнәгый потенциалын ныгытуга да зур өлеш кертте. Аның кебек кешеләр һәрвакытта да Ватаныбызның ныклы терәге һәм чын байлыгы, яшь буын өчен патриотизм һәм хезмәт сөючәнлекнең лаеклы үрнәге булды», - диелә Людмила Боброва-Голикова исеменә юлланган телеграммада.

Ике җитәкче дә 1993 елдагы янгыннан соң (ул двигательләр заводын юк итте) КАМАЗны аякка бастыруда катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100