Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Нефтехим»ның беренче башлыгын Татарстанның горурлыгы дип атады
Бүген СССРның элеккеге химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаевка 90 яшь тулган булыр иде.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Николай Лемаевның тууына 90 ел тулу уңаеннан видеоролик урнаштырды. Аның җитәкчелегендә Татарстанда Европада иң зурлардан булган нефть химиясе предприятиесе сафка бастырылды.
«Горурланабыз!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов видеоролик астына.
- Узган гасырның 60нчы елларында Николай Лемаев җитәкчелегендә буш урында диярлек кыска гына вакыт эчендә «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе һәм Түбән Кама шәһәре төзелде. Үзәк Комитет һәм СССР Министрлар Советы карары белән Көнбатыш Себер нефть химиясе производстволарын төзү файдасына Түбән Кама химия комбинатын сафка бастыру эшләре туктатылды һәм бары тик Николай Лемаевның үҗәтлеге белән генә эшләр яңадан башланды һәм проект гамәлгә ашырылды.
- Николай Лемаев «Түбән Кама Нефтехим»га 22 ел җитәкчелек итте, шушы вакыт эчендә химия комбинатының үзенең әһәмияте, масштабы һәм технологияләре белән уникаль җитештерү куәтләре сафка бастырылды. Түбән Кама исә илебезнең заманча һәм төзек шәһәрләренең берсенә әверелде. «Түбән Кама Нефтехим» генераль директоры вазифасыннан киткәннән соң Николай Лемаев Мәскәүдә югары урыннарда эшләде, СССРның Химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры булды.
- РФ Президенты Владимир Путин указы белән «Бигеш» халыкара аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз