news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Нефть химиясе аны чыгару һәм эшкәртүдән артта калырга тиеш түгел

ТР Куркынычсызлык Советы утырышында 2020-2024 елларга Татарстанның нефть, газ, химия комплексын үстерү программасы турында фикер алыштылар.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Узган биш ел эчендә Татарстанның нефть химиясе тармагы хәтта Россия буенча уртача күрсәткечтән дә түбән үсеш күрсәтте. Ә республика икътисадын үстерүдә нәкъ менә ул алдынгы булырга тиеш. Шул ук вакытта төбәктә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү 10 процентка һәм 3,2 процентка арткан, ә Россия буенча - бары тик 5,8 һәм 0,6 процентка. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020-2024 елларга төбәкнең нефть, газ, химия комплексын үстерү программасы буенча фикер алышуга багышланган Татарстан Куркынычсызлык Советы утырышында хәбәр итте.

Утырышта шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы егерме елда Татарстан нефть-газ химиясе комплексының төп өстенлеге булып торган углеводород чималын эшкәртү тирәнлеген арттыру бу статусны яңа үсеш программасында да саклап калачак.

«<...>җитештерүчеләрнең, галимнәрнең һәм хакимият органнарының республика эчендәге кооперациясен көчәйтмичә, илдә югары позициябезне саклап кала алмыйбыз. Евразия икътисади берлеге дәүләтләре арасында химик җитештерү өлкәсендә регион-лидер да булмыйбыз», - диде Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100