Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов нефть-газ химиясе форумында катнаша һәм Беларусь илчесе белән очраша
Татарстанда Белем көне уңаеннан «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм реконструкцияләнгән кайбер объектлар ачылачак.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумын ача, шулай ук Белем көненә багышланган чараларда катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышланган Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Республика Президенты сәламләү сүзләре белән чыгыш ясар, күргәзмә белән танышыр дип көтелә.
Быел форумның экспозициясе «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгенең гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән өч павильонында һәм ачык мәйданчыгында урнашачак. Күргәзмәдә 160тан артык компания катнаша. Эшлекле программа чараның аерылгысыз өлеше булачак. Барлыгы биш халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырылган.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм реконструкцияләнгән кайбер объектларның тантаналы ачылышында катнашырга ниятли. Тантананы видеоконференция режимында РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрә.
Көн дәвамында Татарстан Президенты шулай ук Беларусь Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Семашко белән очрашырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз