news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Мутконың Россия төбәкләре вәкилләре белән эшлекле очрашуында катнашты

Катнашучылар Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы нәтиҗәләре турында фикер алышты.

Миңнеханов Мутконың Россия төбәкләре вәкилләре белән эшлекле очрашуында катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Виталий Мутконың Россия төбәкләре вәкилләре белән эшлекле очрашуында катнашты. Очрашу XI Гайдар форумы кысаларында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар Россия Президентының ил парламентына бүгенге Юлламасының нәтиҗәләрен карадылар һәм Владимир Путин мөрәҗәгатендә билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Тулаем алганда гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары, Россия Дәүләт Думасы вәкаләтләрен киңәйтү, ил Хөкүмәтен формалаштыру алымын үзгәртү турында тәкъдимнәр булды.

Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, элегрәк Президент Министрлар Кабинеты әгъзалары белән очрашты. Аның барышында хөкүмәтнең отставкасы турында игълан ителде.

«Россия Президенты безне яңа состав формалашканчы вазифаларны үтәүне сорады», — диде Мутко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100