Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Моношәһәрләр фондыннан Кама Аланында юллар төзелешенә ярдәм итүне сорады
Татарстан Haier индустриаль паркының икенче чираты инфраструктурасын үстерү өчен моношәһәрләргә ярдәм фондына гариза әзерли.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан РФ ВЭБ дәүләт корпорациясенә керүче моношәһәрләр үсеше фонды ярдәмендә Кама Аланы бистәсендә юллар һәм Haier индустриаль паркының икенче чиратын төзергә планлаштыра. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт корпорациясе башлыгы Игорь Шувалов белән телекүпер вакытында белдерде.
«Быел без фондка Кама Аланы моношәһәренең транспорт инфраструктурасын төзү буенча яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен гариза бирергә планлаштырабыз», - диде ул. «Гаризаларны караганда исәпкә алуыгызны сорыйм»,– дип өстәде республика җитәкчесе фондның генераль директоры Ирина Макиевага мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты аңлатканча, Кама Аланында Haier индустриаль паркының икенче чираты инфраструктурасы төзелеше бара.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан моношәһәрләр үсешенә аерым игътибар бирүен искәртте. Республикада алар барлыгы җиде: Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Чистай һәм Кама Аланы. Аларга миллионнан артык татарстанлы һәм төбәкнең икътисади актив халкының чиреге туры килә.
Фонд ярдәме белән республикада Чаллы һәм Түбән Кама сәнәгать зоналарында автомобиль юлларын реконструкцияләү, Haier, «Түбән Кама» һәм «Яшел Үзән» сәнәгать парклары инфраструктурасын булдыру буенча берничә зур проект гамәлгә ашырылган инде. Моннан тыш, быел Алабугада күпләп сату-бүлү үзәкләре өчен челтәрләр төзеләчәк. Бу проектларны гамәлгә ашыру 4 мең 827 эш урыны булдырырга һәм 20 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, диде ул.
Татарстан предприятиеләре заем акчаларын җәлеп итү фонды программаларында актив катнаша. Шулай итеп, «Мастер» Кама индустриаль паркы Европада иң эре сәнәгать паркына әверелеп, алтынчы чиратны әзерләде һәм гамәлгә кертте. 2019 ел нәтиҗәләре буенча анда 285 резидент һәм 10 мең эш урыны исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз