Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Молдавия Президенты белән очрашырга һәм Гагаузиядәге форумда катнашырга ниятли
Татарстан компанияләре Гагаузия территориясендә проектлар гамәлгә ашыруга карата кызыксыну белдерә.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2-3 ноябрьдә Молдавиягә эш сәфәре белән барачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Визит барышында ил җитәкчеләре белән очрашулар үткәрү планлаштырыла. Татарстан делегациясенең сәфәре Молдавия һәм Россия арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләр активлашкан чорда әзерләнә. Моннан ике көн элек Россия лидеры Владимир Путин әлеге илнең Президенты Игорь Додон белән очрашкан иде.
Рөстәм Миңнеханов Молдова Республикасына кыска вакытлы ялда булуына карамастан сәфәр кыла.
«Беренче эш көнне ТР Президенты Молдова Республикасы башлыгы Игорь Додон һәм республика Премьер-министры Кристина Лесник белән, икенче эш көнендә Рөстәм Миңнехановның Гагаузия Автономияле-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән сөйләшүләр үткәрергә ниятли», - дип хәбәр иттеләр Казан Кремленнән.
Татарстан делегациясе Invest Gagauzia-2018 IV Халыкара инвестиция форумы эшендә катнашачак. Анда ТР Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия Башкарма комитеты арасында 2019-2021 елларда сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куелачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз