news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Мишустинның Сердар Бердымөхәммәдов белән киңәйтелгән очрашуында катнашты

Төрекмәнстан вице-премьеры һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Татарстанга 29-30 апрельгә планлаштырылган Евразия Хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде.

Миңнеханов Мишустинның Сердар Бердымөхәммәдов белән киңәйтелгән очрашуында катнашты

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның Төрекмәнстан вице-премьеры һәм Югары контроль палатасы Рәисе Сердар Бердымөхәммәдов белән киңәйтелгән очрашуында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Төрекмәнстан вице-премьеры һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Татарстанга 29-30 апрельгә планлаштырылган Евразия Хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде. Бүген киңәйтелгән утырыш узды.

Евразия икътисади берлеге — ул халыкара икътисади интеграция оешмасы. Аның составына Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстан керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot