news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Мишустинга шәхси эшкуарларга ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте

Үзмәшгуль гражданнар һәм шәхси эшкуарлар 2020 елның 1 мартыннан дәүләт ярдәме күрсәтелергә тиешле затлар категориясенә эләкмәгән.

Миңнеханов Мишустинга шәхси эшкуарларга ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте
Владимир Васильев

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үтенече белән хат юллады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 12,1 мең сум күләмендәге эшсезлек буенча пособие 2020 елның 1 мартыннан эштән җибәрелгән һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип табылган гражданнарга түләнә. Әлеге категориягә шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр керми. Бу катлаулы чорда әлеге гражданнар да акчалата ярдәмнән мәхрүм калмасын өчен, Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр адресына аларны исемлеккә кертү үтенече белән хат юллады», — диде Галимова.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе билгеләп үткәнчә, үзмәшгульләр дигәндә һичьюгы бер тапкыр булса да профессиональ керемгә салым түләгән гражданнар хакында сүз бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot