Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов мирасны саклауга формаль якын килүдән баш тартырга чакырды
Казармалар архитектура һәйкәле булмаса да, аларның кыйммәте бар, дип саный Татарстан Президенты.
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Мәдәни мирасны саклау өчен җаваплы хезмәтләр Казанда Арча казармаларын сүтү алдыннан җәмәгать тыңлаулары үткәрергә тиеш иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый хәл кабатланмасын өчен чаралар күрергә кирәклеген әйтте. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бу мәсьәлә барлыкка килгәч, иң беренче этапта җәмәгать тыңлауларын оештыруда җаваплы хезмәтләрнең катнашуы таләп ителде. Татарстан Президенты фикеренчә, эш тиешенчә оештырылмаган... Мөгаен, бу шундый эшләрне оештырганда киләчәктә исәпкә алыначак авыр дәрес», - дип билгеләп үтте Галимова.
Аның сүзләренчә,Татарстан Президенты мондый мәсьәләне хәл иткәндә, һичшиксез, аңа формаль якын килергә ярамау позициясендә. «Арча казармалары документаль рәвештә архитектура һәйкәле булып тормаса да, алар башкаланың битараф булмаган кешеләре өчен зур кыйммәткә ия», — дип өстәде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз