news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов министр белән ректорга InterHealth инвестиция проектын өйрәнүне йөкләде

Согуд Гарәбстаны InterHealth башкарма директоры белән очрашуда министр Марат Садыйков һәм медицина университеты ректоры Алексей Созинов катнашты.

Миңнеханов министр белән ректорга InterHealth инвестиция проектын өйрәнүне йөкләде
president.tatarstan.ru

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны InterHealth компаниясе башкарма директоры Эмад Абулазиз Эль-Дукайр белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Компаниягә инновацион фәнни-мәгариф медицина үзәкләрен төзү буенча хезмәттәшлек кызыклы. Шулай ук аларны халыкара аккредитациягә ия булган югары квалификацияле медицина хезмәткәрләре әзерләү юнәлеше дә кызыксындыра.

Миңнехановның InterHealth башкарма директоры белән очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов катнашты. Татарстан Президенты аларга Согуд Гарәбстаны компаниясе инвестиция проектын өйрәнү һәм аны Казанда тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде.

Татарстан Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшлекле даирәләре белән очрашуы VIII Еллык инвестиция форумында (Annual Investment Meeting 2017) узды. Миңнехановның түгәрәк өстәлдә катнашучыларны сәламләү сүзеннән соң, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың сәнәгать-икътисади һәм инвестиция потенциалын презентацияләде. Иннополис махсус икътисади зона эшчәнлеге турында - генераль директор Игорь Носов, Halal Guide төбәк проектын тормышка ашыру аспектлары хакында Айрат Касыймов сөйләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100