Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов "Милли үсеш максатлары: Россия стратегиясе 2018-2024" дискуссиясендә катнашты
Россия икътисадын алга җибәрү бөтен игътибарны зур агломерацияләргә юнәлтү мөһим, шуннан соң башка территорияләрне эзлекле рәвештә үстерергә кирәк.
(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Гайдар форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Милли үсеш максатлары: Россия стратегиясе 2018-2024"пленар дискуссиясендә катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төп спикерлар булып Россиянең беренче вице-премьеры - Россия финанслар министры Антон Силуанов, Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин һәм Мәскәү мэры, Россия Президентының май указын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Дәүләт Советының эш төркеме җитәкчесе Сергей Собянин чыгыш ясады.
Утырышта милли максатларга ирешүдә илкүләм проектлар ни дәрәҗәдә мөмкинлек бирәчәге хакында фикер алыштылар, дәүләт идарәсе системасында потенциаль үзгәрешләрне, нәтиҗәлелек мониторингын һәм башка актуаль мәсьәләләрне карадылар.
Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, бүген бизнесны икътисадка инвестицияләргә этәрергә тиешле төрле стимуллаштыру чаралары өстендә эш алып барыла. "Без мондый карар өчен база шартларын булдырып кына калмыйча, бизнесның проектларга акча салу механизмын да булдырабыз", - дип өстәде ул.
Мәскәү мэры Сергей Собянин фикеренчә, Россия икътисадын алга этәрү өчен бөтен игътибарны зур агломерацияләргә юнәлтү мөһим, шуннан соң башка территорияләрне эзлекле рәвештә үстерергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз