news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Михаил Дегтярев белән WorldSkills чемпионатына әзерлек турында фикер алышты

Очрашуда туристлык тармагын үстерү, Россиягә һәм Казанга туристлар агымын арттыру буенча чаралар турында сүз барды.

Миңнеханов Михаил Дегтярев белән WorldSkills чемпионатына әзерлек турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Михаил Дегтярев белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Яклар яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шул исәптән 2019 елның августында Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек эшләренең барышы турында фикер алыштылар", - диелә хәбәрдә.

Шулай ук туристлык тармагын үстерү, тулаем Россия шәһәрендә һәм аерым алганда Казанга туристлар агымын арттыру буенча чаралар турында да сүз барды, дип билгеләп үтте матбугат хезмәте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot