Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Медведевка Казан Сабантуенда катнашкан өчен рәхмәт белдерде
“Бәйрәм күңелле узды, һава торышы да яхшы иде. Миңа ошады”, - диде Россия Президенты
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Дмитрий Медведевка Казан Сабантуенда катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
“Сезнең Сабантуйда катнашуыгыз бүләк булды”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Дмитрий Медведевка ике яклы очрашуда.
“Сабантуй – безнең иң яраткан бәйрәмебез. Ул Россиянең 50 дән артык төбәгендә һәм шулай ук чит илләрдә дә бәйрәм ителә – без актив катнашабыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
“Бәйрәм күңелле узды, һава торышы да яхшы иде. Миңа ошады”, - диде Россия Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз