Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Мантуров белән Ту-160 самолетының перспективалары турында фикерләшәчәк
Казан заводында җитештерелә торган Ту-160 самолетының 12 гыйнварда беренче очышы башкарылган иде.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бу атнада Татарстанга Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның килүе көтелә.
Татарстан Президенты белән бергә ул Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак, Татарстан предприятиеләренә алга таба ярдәм итү чаралары турында фикер алышачак. Бу хакта журналистлар белән брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров арасында республика предприятиеләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр планлаштырылган, шулай ук алар Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачаклар, анда берничә цехны караячаклар һәм эшнең үзенчәлекләре белән танышачаклар», — дип билгеләп үтте Галимова.
Казан заводында җитештерелә торган Ту-160 самолеты перспективалары мәсьәләсе аерым каралачак. 12 гыйнварда яңа модельнең беренче очышы башкарылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз