Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Махсус Олимпиада Россиядә каршылыксыз мохит үсешенә этәргеч бирәчәк
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Бөтендөнья уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда узачак Махсус Олимпиада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына игътибарны җәлеп итәчәк. Ул Россиядә каршылыксыз мохит үсешенә һәм инвалидларны адаптацияләү өчен яңа инструментлар булдыруга яңа импульс бирәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы мәйданчыгында белдерде.
«Махсус Олимпиада безнең илгә WorldSkills дөнья чемпионатын уздырганнан соң булган кебек җитди этәргеч бирәчәк. Без бу эш юнәлешләренең тулаем илебез өчен бик мөһим булуын күрсәттек», — диде ул.
Ул Россиянең Махсус Олимпиаданы үткәрү конкурсында катнашуы турындагы карарны дәүләт башлыгы Владимир Путинның шәхсән үзе кабул иткәнлеген искәртте. «Без РФ Спорт министрлыгы һәм Ольга Слуцкер командасы белән бергә, бу иң яхшы Махсус кышкы Олимпиада булсын өчен, барысын да эшләячәкбез», — диде республика җитәкчесе.
Татарстан Президенты шулай ук 2021 елның февралендә Казанның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Бөтенроссия спорт уеннарын уздыру мәйданчыгы булачагын хәбәр итте. Ярышлар спортның 6 төре буенча узачак һәм Махсус Олимпиадада катнашу өчен РФ җыелма командасын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Бөтендөнья уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнвар көннәрендә узачак. Бөтендөнья кышкы уеннарында 108 илдән 2 меңгә якын спортчы һәм юнифайд-партнер катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз