news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Wildberries башлыгы Татарстанда логоүзәк төзү килешүен имзалады

«Яшел Үзән» территориясендә эре бүлү үзәген төзү 5 меңгә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Миңнеханов һәм Wildberries башлыгы Татарстанда логоүзәк төзү килешүен имзалады
tatarstan.ru

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Wildberries интернет-кибете генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты. Эшлекле очрашу барышында яклар хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ «Яшел Үзән» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә компаниянең бүлгеч үзәген төзүне күздә тота. Аны ачу Татарстанда 5 меңгә якын эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Логистика комплексын киләсе елның икенче яртысында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Wildberries үзәк төзелешенә якынча 5 млрд сум акча кертә.

Моннан тыш, Wildberries компаниясе җитәкчелеге республикада B2B электрон коммерциягә экспертиза үзәге ачарга планлаштыра. Үзәк тәэмин итүчеләр өчен логистик һәм белем бирү функцияләрен үз эченә алачак. Биредә ритейл һәм интернет-сәүдә өлкәсендә компания хезмәткәрләре һәм экспертлар катнашачак семинарлар, шулай ук локаль партнерлардан товарларны турыдан-туры өзлексез кабул итүне оештырачаклар — бу үз логистикаңа чыгымнарны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Компаниянең шулай ук төбәктә заказлар бирү пунктларының үз челтәрен үстерүне дәвам итәчәге әйтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100