news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Тюльпанов Казанда футбол буенча ДЧ матчларын үткәрүгә әзерлек турында фикер алышты

Федерация Советының РФда 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе Казанга килде

  (Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе, Федерация Советының РФда 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе рәисе Вадим Тюльпанов белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган очрашуда Федерация Советының халыкара эшләр комитеты әгъзасы Олег Морозов, Федерация Советының РФда 2018 елда булачак футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе секретаре Александр Струтинский, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

Очрашуда катнашучылар футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларын Казанда уздыруга әзерлек мәсьәләләре, спорт инфраструктурасы объектларының, шул исәптән «Казан-Арена» стадионының, әзерлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Искәртеп үтәбез: Вадим Тюльпанов җитәкчелегендәге Федерация Советының РФда 2018 елдагы футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе әгъзалары Казанга инспекцион сәфәр (2016 елның 18-19 марты) кылалар.

Бүген алар спорт объектларының торышы белән таныштылар, 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына әзерлеккә багышланган эшлекле киңәшмәдә катнаштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot