Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Цыбульский хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Нарьян-Марга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов татар-башкорт җирле якташлар җәмгыяте активы белән очрашты һәм этник күргәзмәдә булды.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ненец автономияле округы губернаторы Александр Цыбульский икътисади, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан делегациясе Нарьян-Марга кичә килде. Килүгә Рөстәм Миңнеханов «Арктика» мәдәният йортында оештырылган этнографик экспозиция белән танышты. Күргәзмәдә округ халыкларының традицион көнкүреше әйберләре: кием-салым, музыка кораллары, милли ризыклар, сувенирлар тәкъдим ителде.
Ненец автономияле округы губернаторы Александр Цыбульский Татарстан делегациясен Ненец җирендә сәламләде. Ул ике төбәк арасында хезмәттәшлек берничә юнәлештә алып барылуын, шулардан төп максатлысы - нефть чыгару һәм геологик-разведка эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек икәнлеген әйтте.
Цыбульский «Татнефть» ГАҖ - Ненец автономияле округының күптәнге партнеры һәм округ территориясендә нефть чыгару гомуми күләме лицензияләре саны буенча икенче компания булуын искәртте. Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, ике төбәк арасында товар әйләнеше күләмен арттырырга һәм элемтә кысаларында нәрсә белән тәэмин итәргә мөмкин булуын өйрәнергә кирәк.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов округ халкын Ненец автономияле округы оешуына 90 ел тулу белән котлады. Киләсе елда Татарстан шулай ук юбилей датасын — ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итәчәк, дип искәртте ул һәм Ненец автономияле округы вәкилләрен республикага килергә һәм үзләренең иҗат коллективларын алып килергә чакырды.
Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Ненец округында татар-башкорт якташлар җәмгыяте активы белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз