news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Тайеб Җәвад икътисади хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште

Татарстан нефть химиясе, машина төзелеше һәм фармацевтика продукциясен экспортка чыгаруны киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сәет Тайеб Җәвад белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

«Яклар Россия-Әфганстан мөнәсәбәтләре кысаларында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты», — дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Татарстандагы кайбер компанияләрнең Әфганстанда эшләү тәҗрибәсе бар инде, алар арасында КАМАЗ, Казан вертолет заводы, КЭР-холдингны атап үтәргә мөмкин. Татарстан нефть химиясе, машина төзелеше һәм фармацевтика продукциясен экспортка чыгаруны киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә.

Моннан тыш, икътисади хезмәттәшлекне җайга салырга «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме (анда Әфганстан да керә) кысаларындагы эшчәнлек тә ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot