Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Стараче Татарстан белән Италия арасында хезмәттәшлек турында сөйләште
Бүген Казанда Джорджо Стараче катнашында Италия виза үзәге ачылды.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Италия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джорджо Стараче белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Татарстан Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген безнең хезмәттәшлекнең торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлекләребез бар», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Катлаулы сәяси һәм эпидемиологик вазгыятькә карамастан, Италия белән мөнәсәбәтләр конструктив булып калырга мөмкин дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, Италия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джорджо Стараче Казанга кыска вакытлы эш сәфәренә килде. Шулай итеп, бүген Казанда Джорджо Стараче катнашында Италия виза үзәге ачылды (Островский ур., 87). Татарстан башкаласына визиты барышында Илче шулай ук Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз