news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм спорт җәмәгатьчелеге Татарстанда спортны үстерү турында сөйләште

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Миңнеханов һәм спорт җәмәгатьчелеге Татарстанда спортны үстерү турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстан Президенты спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Әңгәмә барышында катнашучылар Татарстанда профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү мәсьәләләре, шулай ук республика спортчылары һәм командаларының халыкара аренадагы казанышлары һәм аларның илнең җыелма командаларының резерв составларында катнашуы турында фикер алыштылар.

Очрашуда ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов, РФ Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, Россиянең тхэквондо берлеге башлыгы Анатолий Терехов, шулай ук Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары Светлана Роман һәм Алексей Немов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot