news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Мәскәү – Татарстанның стратегик партнеры

Мәскәүдә 150 меңгә якын татар яши, бу исә шәһәр халкының гомуми саныннан 1,3% тәшкил итә.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында узган сәнгать осталарының гала-концертында булды. Сәламләү сүзендә республика җитәкчесе Мәскәүне Татарстанның стратегик партнеры дип атады.

«Безнең республиканы Россия башкаласында тәкъдим итү безнең өчен зур дәрәҗә. Биредә татарлар да, республикага битараф булмаган башка милләт вәкилләре дә бар. Мәскәү – Татарстанның стратегик партнеры, безнең товар әйләнеше 78 млрд сумнан артык тәшкил итә. Без Мәскәүдә күп нәрсәгә өйрәнәбез, күп проектларны бергә алга барабыз. Сергей Собянинга һәм аның командасына рәхмәт әйтәсем килә, без һәрвакыт үзара аңлашып торабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. 

  • Бүген Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре ачылды. Иртән ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев һәм Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 
  • 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нигезендә, Мәскәүдә 150 меңгә якын татар яши. Бу башкалада яшәүчеләрнең гомуми саныннан 1,3% тәшкил итә. Тагын 56 мең татар Мәскәү өлкәсендә яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100