news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында яшьләргә лидерлык дәресе бирә

ТР Президенты Мәскәүгә сәфәр кылачак.

Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында яшьләргә лидерлык дәресе бирә
архив

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы эшендә катнашачак. Форум бүген Мәскәүнең «Корстон» кунакханә комплексында ачыла. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» V яшьләр форумында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә билгеләп үтүләренчә, форумда спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау буенча үз киңәшләрен, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә, уңышка ирешү серләренә өйрәтә.

«Аларның барысы да – безнең күренекле якташларыбыз, Татарстан аларның уңышлары белән горурлана», - дип искәрттеләр Вәкаләтле вәкиллектә.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә форумга спикерлар сыйфатында Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, РФ Һава-десант гаскәрләре командующие урынбасары Нариман Тимергазин, Беренче каналда «Яңалыклар» программасын алып баручы Максим Шәрәфетдинов һ.б. чакырылган.

Программаның рәсми өлеше төгәлләнгәннән соң форумда катнашучылар һәм кунаклар алдында яшь артистлар чыгыш ясаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100