news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Мәскәү компанияләре башлыклары белән кәрәзле элемтә үсеше турында сөйләште

Башкалар компанияләре республика территориясендә кәрәзле элемтә өчен өстәмә манара төзү һәм урнаштыру кызыксындыра.

Миңнеханов Мәскәү компанияләре башлыклары белән кәрәзле элемтә үсеше турында сөйләште
https://tatarstan.ru

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «ТиС-Энерго» һәм «Сотрудничество» ФК җаваплыгы чикләнгән җәмгыять компанияләре башлыклары белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов компанияләр җитәкчелеге белән татарстанлыларны сыйфатлы кәрәзле элемтә һәм зур тизлекле интернет белән тәэмин итүдә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

«ТиС-Энерго» һәм «Сотрудничество» ФК җәмгыятьләре вәкилләрен республика территориясендә кәрәзле элемтә өчен өстәмә манара төзү һәм урнаштыру кызыксындырды», диелгән хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан хакимияте гражданнарны сыйфатлы элемтә һәм интернет белән тәэмин итәргә тиеш. Ул республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына якындагы биш елга үзара хезмәттәшлек программасын төзергә кушты.

Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан турында сүз бара, дип өстәде Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100