news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Мәскәүдә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты

Катнашучылар илкүләм проектларны үтәү динамикасы һәм күрсәткечләре, шулай ук аларны финанслау барышы турында фикер алышты.

Миңнеханов Мәскәүдә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар илкүләм проектларны үтәү динамикасы һәм күрсәткечләре, шулай ук аларны финанслау барышы турында җентекләп фикер алышты. Аерым алганда, социаль өлкәдә, транспорт инфраструктурасы, цифрлы икътисад, сәнәгать һ.б. өлкәләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен карадылар.

Владимир Путин сүзләренчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Россиянең миллионга якын балалы гаиләсе демографик чаралар пакеты кысаларында ярдәм алды. Бу — беренче һәм аннан соңгы балаларга түләүләр, ташламалы ипотека кредитлары, күп балалы гаиләләр өчен ипотеканың бер өлешен каплау.

Киң күләмле программа тормышка ашырыла. Ике ел эчендә яслеләрдә 54 меңгә якын урын булдырылган, ә 2021 елда бу проблеманы тулысынча хәл итү планлаштырыла. Быел ике меңнән артык мәктәп цифрлы һәм гуманитар профильләр буенча белем бирү программалары өчен югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Бөтен ил буенча профилактик медицина тикшерүләре системасы эшли башлады, өстәвенә, алар беренче тапкыр онкология авыруларына мәҗбүри тикшерүләрне үз эченә ала. Агымдагы елда якынча 60 млн кеше әлеге тикшерүне узган.

Шул ук вакытта планлаштырылганнарның барысын да үти алмаганнар. Путин сүзләренчә, бу үлем очракларын киметүгә кагыла. Быелның ун аенда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 100 мең кешегә 579,9 тәшкил итте. Шулай ук яман шештән үлүчеләр саны буенча да шул ук хәл. Россиядә факт буенча 100 мең кешегә 203,2 үлем очрагы туры килә. Экспортка ярдәм итү юнәлешендә дә көч куярга кирәк.

Владимир Путин сүзләренчә, ел ярым эш нәтиҗәләре кайбер системалы проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, алар исәбенә дәүләт идарәсе системасын күчерүдәге өзеклекләр, финанслауның тотрыксызлыгы кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100