Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Siemens компаниясе башлыгы алдагы хезмәттәшлек хакында сөйләште
Siemens компаниясе продукциясе Татарстан икътисадының барлык тармакларында диярлек тәкъдим ителгән.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Siemens компаниясе Президенты Джо Кэзер белән очрашты. Очрашуда компаниянең Татарстан предприятиеләре, оешмалары һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек юнәлешләре хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген безнең уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлегебез бар. Әйтик, Siemens компаниясе җиһазлары энергетика һәм нефть химиясе, машина төзелеше һәм автоматлаштыру системасы кебек тармакларда кулланыла», - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып. Ул билгеләп үткәнчә, Siemens компаниясе һәм «ТАИФ», «Татнефть», «Түбән Кама Нефтехим», «КАМАЗ» кебек предприятиеләр арасында эшлекле элемтәләр җайга салынган.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада Siemens компаниясе катнашында гамәлгә ашыру мөмкин булган кайбер яңа проектлар бар. «Татарстан алдынгы технологияләр җәлеп итү, сәнәгатьне яңарту, инновацион һәм кадрлар потенциалын үстерүне максат итеп куя. Siemens компаниясенең инде озак еллар безнең партнер булуына шатбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты 2017 елның декабрендә Мюнхенда егәрлеге 495 МВт тәшкил иткән яңа энергоблок төзү турында Siemens һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ арасында килешүгә кул кую тантанасында катнашуын искәртте.
Моннан тыш, Siemens «Түбән Кама Нефтехим»ның ЭП-600 Этилен комплексы һәм «Казаноргсинтез» электр станциясен төзү проектлары буенча «ТАИФ» компанияләр төркеме белән хезмәттәшлек итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз