news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Sicpa компаниясе җитәкчелеге хезмәттәшлек турында фикер алышты

Швейцария компаниясе дәүләт контролендә булган тармаклар өчен маркировка, аутентификация һәм күзәтелә торган продуктлар системалары эшли.

Миңнеханов һәм Sicpa компаниясе җитәкчелеге хезмәттәшлек турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Sicpa компаниясе җитәкчелеге белән очрашу үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Татарстан белән Швейцария компаниясе арасында, шул исәптән хәләл өлкәсендә дә, хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында фикер алышты.

Sicpa дәүләт контролендә булган тармаклар өчен маркировка, аутентификация һәм күзәтелә торган продуктлар системаларын эшли. Болар - фармацевтика препаратлары, азык-төлек товарлары, нефть эшкәртү продуктлары һәм башкалар.



news_right_1
news_right_2
news_bot