Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Шәймиев Татарстан пенсионерлары оешмасын юбилей белән котлады
Республика ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасына 30 ел тулды.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп уза. Бу уңайдан тантаналы чара Казанда Татар дәүләт филармониясендә уза. Республикада иң зур иҗтимагый оешма әгъзаларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт киңәшсесе Минтимер Шәймиев видекотлау белән мөрәҗәть итте.
“Без һәрвакыт сезнең ярдәмгә, сезнең тәҗрибәгезгә, абруегызга таяндык һәм таянабыз. Бүген яшь буынны тәрбияләү, республикадагы тотрыклылык сезнең активлылыгыз белән тәэмин ителә. Киләчәктә дә кулга-кул тотынып республиканы алга этәрербез дип өметләнәм”, - диде Миңнеханов котлавында.
“Республика пенсионерларының иҗтимагый оешмасының барлык әгъзаларына, активистларына, шәһәр, район, авыл ветераннарына – барыгызга да, зур тәҗрибә һәм актив тормыш алып баруыгыз, ветераннар хәрәкәте эшчәнлегенә һәм Татарстаныбыз чәчәк атсын өчен зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм”, - диде Минтимер Шәймиев.
Пенсионерлар оешмасын республиканың хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады, Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Владимир Епифанов та Мәскәүдән видеокотлау җибәргән. Шулай ук видеокотлауларга ТР Ютазы районы сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы рәисе Зоя Глушкова, аның Азнакайдагы коллегасы Равия Лутошкина һәм Казан укучысы Адилә Фәхретдинова да кушылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз