news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Шәймиев шагыйрьнең туган көнендә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, Тукай танылган язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре арасында бердәнбер түгел, әмма ул татар халкы өчен һичшиксез беренче урында тора.

Миңнеханов һәм Шәймиев шагыйрьнең туган көнендә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көнендә шагыйрьнең Казандагы һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре һәм мәктәп укучылары да шагыйрьне искә алды.

«Бүген – Туган тел көне. Бу хакта сөйләгәндә без, беренче чиратта, Габдулла Тукайны искә алабыз. Әгәр яшьләрдә тел һәм мәдәнияткә карата мәхәббәт уятырга телибез икән, безгә шәхесләргә таянырга кирәк», - дип искәртте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, Тукай танылган язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре арасында бердәнбер түгел, әмма ул татар халкы өчен һичшиксез беренче урында тора.

Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салырга килгән мәктәп укучылары да Габдулла Тукайның татар мәдәниятендәге төп фигураларның берсе булуын билгеләп үтте.

«Татар әдәбияты бездә һәрвакыт Габдулла Тукай белән ассоциацияләнә. Моннан тыш, бер генә шигырь бәйгесе дә аның әсәрләреннән башка узмый. Аның шигырьләрен бөтен кеше дә белә һәм укый», - диде чарага килгән яшьләрнең берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100