Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Румянцев әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре турында фикер алышты
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы башлыгы урынбасары Константин Румянцев белән очрашты.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Константин Румянцев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында Румянцев калдыклар белән эш итү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты эше, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты эше өчен җавап бирә.
Очрашуда әйләнә-тирә мохитне саклау, төбәкләрнең экологик проектларда катнашуы, калдыкларны аерым җыю өчен шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Премьер-министры урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз