Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Ростов өлкәсе башлыгы элемтәне үстерүнең «юл картасын» имзалады
Ростов өлкәсе Татарстанның икътисади территорияләрне үстерү һәм шәһәрләрнең тарихи үзәкләрен төзекләндерү буенча тәҗрибәсен кулланырга планлаштыра.
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында төбәкләр арасында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзаладылар. Документ эшчәнлекнең барлык өлкәләренә дә кагыла. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Имзалау тантанасы Ростов Иҗтимагый җыены бинасында узды. Документка аңлатма биреп, Татарстан Президенты ике төбәкнең уртак мәнфәгатьләре һәм үзара файдалы хезмәттәшлек юнәлешләре күп булуын әйтте. Ул хәбәр иткәнчә,Татарстан белән Ростов өлкәсе арасында товар әйләнешенең гомуми күләме 9 млрд сумнан артык.
«Без күргән нәрсәләр гаҗәпләндерде. Бу - «Платов» халыкара аэропорты, «Ростов Арена» яңа стадионы, транспорт чишелешләре. Аэропортка килгәндә, монда уйланылган һәм тормышка ашырылган әйберләр күп. Без үзебезгә игътибарга алдык», - диде Рөстәм Миңнеханов. Үз чиратында Василий Голубев билгеләп үткәнчә, Ростов өлкәсе бизнесны үстерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен үзләштерергә планлаштыра.
«Имзаланган документ - безнең хезмәттәшлекнең төгәл «юл картасы». Татарстанда өйрәнерлек нәрсәләр бар, шул исәптән бизнес үсеше динамикасына, яңа мәгълүмати технологияләр кертүгә дә. Безнең өчен яңа үсеш зоналарын, яңа икътисади территорияләрне булдыру тәҗрибәсе, шәһәрләрнең тарихи үзәкләрен төзекләндерү буенча законнар да актуаль», – диде Василий Голубев.
Губернатор шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә августта Татарстанга эшлекле сәфәр кылачагын хәбәр итте. Төп максаты - 2019 елның 22-27 августында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпионатында булу.
Әмма, Василий Голубев сүзләренчә, ул Казанда булу программасын көчәйтергә карар кылган, чөнки кайбер объектлар һәм мәйданчыклар белән танышырга тели. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, Ростов өлкәсенең шәһәрләрдә тарихи үзәкләрне саклау һәм үстерү программалары өлешендә Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксынуы бар. «Ростов өлкәсендә шулай ук архитектура һәм тарихи кыйммәткә ия биналар күп», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз