news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Россиянең баш мөфтие ислам мәгариф системасын үстерү хакында фикер алышты

Тәлгать Таҗетдин белән очрашу Рөстәм Миңнехановның Уфага эш сәфәре кысаларында узды.

Миңнеханов һәм Россиянең баш мөфтие ислам мәгариф системасын үстерү хакында фикер алышты
архив tatarstan.ru

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда ислам мәгариф системасын үстерү, Болгар ислам академиясе эшчәнлеге линиясе буенча хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук конфессияара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар», - диелә хәбәрдә.

Очрашуда шулай ук Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot