news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Россия төзелеш министры «Торак һәм шәһәр мохите» хакында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты.

Миңнеханов һәм Россия төзелеш министры «Торак һәм шәһәр мохите» хакында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

«Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук тулаем республиканың төзелеш тармагындагы эш торышы, перспективалы инвестиция проектлары турында сүз барды», диелгән хәбәрдә.

Шулай ук Россия Дәүләт Советының гражданнарның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру мәсьәләләре буенча эш төркемне утырышка әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара декабрь башында Мәскәүдә Россия вице-премьеры Виталий Мутко рәислегендә узачак.

  • Татарстан Президенты Россия Дәүләт Советының гражданнарның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру мәсьәләләре буенча эш төркеме җитәкчесе булып тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100