news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Россия сәнәгать министры Татарстан сәнәгать программалары турында сөйләште

Очрашуда быел Россия һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының үзара эшчәнлек юнәлешләре кузгатылды.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән эшлекле очрашу уздырды. Алар уртак профильле программалар турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук очрашуда быел Россия һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының үзара эшчәнлек юнәлешләре кузгатылды.

2018 елның гыйнварында Мантуров Казанда булды һәм ул кайбер Казан предприятиеләренең продукциясен карады. Сүз Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы турында бара.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot