Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Режибо Татарстан һәм Бельгия икътисады турында сөйләште
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Бельгиянең Россиядәге илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты.
(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бельгия Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда сәүдә-икътисади өлкә перспективалары һәм гуманитар хезмәттәшлек, шулай ук бизнес структуралары эшен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстанның Бельгия белән Россия-Бельгия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек тәҗрибәсе бай. Узган ел көз "Алабуга" алгарышлы икътисади зона территориясендә Бельгия компаниясенең “Драйлок Текнолоджиз” балалар һәм олылар өчен гигиена продукциясе җитештерү заводы ачылды.
Рөстәм Миңнеханов Бельгия илчесенә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган зур күләмле инфраструктура проектлары, республиканың икътисади мөмкинлекләре турында хәбәр итте.
Шулай ук 2018нче елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында Бельгия спортчылары һәм җанатарларының Казанга киләчәге турында да сүз барды. Бельгия җыелмасы төркем этабы матчларын Мәскәүдә, Калининградта һәм Сочида уздыра. Уеннары уңышлы булса, финалның дүрттән бере матчларын Бельгия футболчылары Казанда һәм Самарада үткәрергә мөмкин.
"Без Бельгия спортчыларына да, җанатарларына да республикабызда уңайлы шартлар тудырырга әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз